Чара барышында ташламалы кредит бирүгә аерым игътибар бирелде. Беренче сессиядә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, төзүчеләрнең Милли берләшмәсе президенты Антон Глушков, «Инград» дәүләт корпорациясе вице-президенты Артем Бортневский, Кронштадт шәһәренең туристлык-рекреация кластерын үстерү буенча максатчан коммерцияле булмаган фонд инвестицион комитеты рәисе урынбасары Ксения Шойгу һәм башкалар катнашты. Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы үз чыгышында ташламалы кредит бирүгә аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә заемчыларга да, гомумән төзелеш секторына да ярдәм күрсәтеләчәк. «Безнең министрлык, бизнес һәм РФ субъектлары җәлеп итеп, милли план өстендә эшли. Хәзерге вакытта финанслау белән ныгытылган өч әйбер – процент ставкасын субсидияләүгә – 6 млрд сум, алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итүгә – 30 млрд сум, базар процент ставкасы белән бурычка алган төзүчеләрнең кредитлары буенча (алар бүген, гомумән алганда, компанияләр торышына басым ясый) процент ставкасын субсидияләүгә – 12 млрд сум. Ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыру планы белән туры килүен теләр идек», – дип ассызыклады Владимир Якушев.