2020 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының гарантияле тәэмин итүче һәм челтәр оешмалары «Рәссәй Федерациясендә электр энергиясен (егәрлек) исәпкә алу системасын үстерүгә бәйле рәвештә Рәссәй Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 27.12.2018 ел, № 522-ФЗ Федераль закон нигезендә, Республика кулланучыларына «акыллы» счетчиклар куюны үз эченә алган электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын төзүгә керешәчәкләр. Күпфатирлы торак йортларда интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру гарантияле төстә тәэмин итүче – «Татэнергосбыт» АҖ, шәхси секторда һәм юридик затларда «Сетевая компания»ААҖнә йөкләнде. Игътибар итегез, кулланучыларга исәпкә алу приборы, аны урнаштыру, алыштыру һәм опломбировкалау өчен түләү кирәкми, барлык хезмәтләр комплексы бушлай башкарыла. Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу кулланучыларга кайбер өстенлекләр бирә: исәпкә алу приборлары күрсәткечләренә дистанцион керү һәм тапшыру; электр энергиясе сыйфатын контрольдә тоту; электр энергиясе өчен исәп-хисапларның дөреслеге; дистанцион яңадан программалаштыру, башка тарифларга күчү; электр энергиясен исәпкә алынмаган куллануны һәм исәпкә алу приборы эшенә санкцияләнмәгән тыкшынуны булдырмау; электр энергиясе югалтуларын һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр энергиясе күләмен киметү.