Алексей Фролов: соңгы елда гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны бераз артты

2020 елның 7 июле, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ай саен гражданнар мөрәҗәгатенә мониторинг үткәрә, бу хакта брифингта министрның беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. «Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә карала һәм анализлана, муниципаль хакимият органнары, коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлеге бәяләнә. Соңгы ел эчендә гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны бераз артты»,- диде Алексей Фролов. Министрның беренче урынбасары шулай ук яңа җылыту чорына әзерлек кирәклеген билгеләп үтте. «Муниципаль берәмлекләр вәкилләре бу атнада узачак республика штабы утырышындагы вәзгыять турында сөйләячәкләр. Минемчә, җитди проблемалар күрмәячәкбез»,- дип белдерде Фролов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International