Татарстанда беренче яртыеллыкта еллык планның 45% торак файдалануга тапшырылган

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, чикләү чаралары төзелеш тармагына кагылмаган. Татарстанда беренче яртыеллыкта 2020 елга планнан 45% торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ведомствода узган түгәрәк өстәлдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде. «Татарстан 2 млн. 979 мең кв. метр торак тапшыру бурычын үз өстенә алды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча без 1 млн 249 мең кв. метр күрсәткечкә ирештек, бу еллык планның 45% ын тәшкил итә», – дип билгеләп үтте докладчы. «Узган ел белән чагыштырганда без 5% ка түбәнәйдек, әмма бер ай дәвамында артта калуны куып чыгарбыз дип уйлыйм», – дип өстәде министр урынбасары. Гыймаев сүзләренә караганда, чикләү чаралары төзелеш тармагына кагылмаган, шуңа күрә биналар төзелүен дәвам иткән, ә төзүче фирмаларның офислары ерак эш форматына күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International