2020 елның 4 июлендәге 985 номерлы федераль хөкүмәт карары белән милли стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының яңартылган исемлеге расланды, аларны куллану нәтиҗәсендә «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында Техник регламент» Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри нигездә тәэмин ителә, ул 2020 елның 1 августында үз көченә керә. Исемлекне актуальләштерү һөнәри һәм эксперт бергәлеге вәкилләренең актив катнашында алып барылды. Документ структурасы элеккечә калды – аңа 74 кагыйдәләр җыелмасы аерым пунктлары һәм 4 дәүләт стандарты (ГОСТ) кертелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Рәссәй Хөкүмәтенең 2020 елның 4 июлендәге 985 номерлы карарының 2 пункты нигезендә, төзүче яисә техник заказчы тарафыннан кабул ителгән проект документлары һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре, аларны эшләү 1 августка кадәр башланган һәм проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә беренчел яки кабат дәүләт яки дәүләти булмаган экспертизага тапшырылган, 2020 елның 1 августына кадәр гамәлдә булган Иске исемлеккә кертелгән илкүләм стандартларга һәм кагыйдәләр җыелмасына туры килү-килмәүгә тикшерелә.