Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү белән танышты

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә объектларны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә карады.

Искәртик, объектлар Татарстан Президентының аерым контролендә. Төп максат - аларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә караган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту.

Беренче объект - Казанның «Локомотив» пляжы территориясе (тимер юл вокзалы янындагы Идел яры). Бу пляж Казанның үзендә урнашканлыктан, ул шәһәрлеләрдә, бигрәк тә җәй көннәрендә бик популяр.

Рөстәм Миңнеханов, иң беренче чиратта, су объектларында ял итүче гражданнарның куркынычсызлыгын, шулай ук аларга пляжның уңайлы булуын тәэмин итү өчен, бу территорияне төзекләндерү вариантларын әзерләргә кушты. Аның сүзләренчә, бүген кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү дә, пляжда хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү дә мөһим, шулай ук коену зоналарын да төзекләндерергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук пляжга илтүче юлны тәртипкә китерү кирәклегенә дә игътибар итте.

Икенче объект-Әҗем мәчете (Фәткуллин ур., 15).

Рөстәм Миңнехановка мәчетне биш ел дәвамында реставрациядән соң тәкъдим иттеләр. Башкарылган эшләр турында «ТСНРУ» АҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм реставраторларга рәхмәт белдерде. Ул зур гыйбадәт залын карады, эчке бүлмәләр интерьерын һәм декорын бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, ремонт-реставрация эшләренә финанс чаралар Татарстан Республикасыннан гына түгел (31 млн.сум), «Тарихи хәтер» исемле «Бердәм Россия» партия проекты (73 млн. сум) буенча финанслау кысаларында да бүлеп бирелгән иде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан яшь тамашачы театрын крады (ТЮЗ, Островский ур., 10). Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм театры директоры Айгөл Горнышева белән бергә Яшь тамашачы театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә бу театр ремонтка мохтаҗ. Рөстәм Миңнеханов объектның агымдагы торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады.

«Казан яшь тамашачы театры» ДБУ Шәрекъ клубының элеккеге бинасында (Сәүдәгәрләр җыены) урнашкан, бу XIX гасыр азагындагы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән монда төрле вакытта авариягә каршы ремонт эшләре алып барылды. Мәйданнар киңәю сәбәпле, яшь тамашачы театры базасында Театраль-мәдәни комплексны төзү турында карар кабул ителде.

Рөстәм Миңнехановка театр биналарының бөтен комплексын үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект буенча аңлатмаларны КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина бирде. Аерым алганда, биредә җәйге амфитеатр, кече тамашачылар залы, балалар иҗаты өчен мәйданчыклар, театр кафесы һ. б. төзелергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр мәйданчык, барыннан да элек, тамашачылар һәм килүчеләр өчен, шул исәптән балалар өчен дә, кирәкле булырга тиеш. Моннан тыш, биналарның тарихи кыяфәтен саклап калу мөһим, дип саный ул.

Аннан соң Кремль урамындагы 25/22 йорт бинасы (Куйбышев йорты) булды. Гомуми мәйданы 1412 кв.м булган ике катлы кирпеч бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылды һәм 2015 елда КФУ балансына тапшырылды. Башкарылган ремонт эшләре турында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләде.

Искәртик, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча 2019 елда әлеге объектта җылылык, су белән тәэмин итү, электр энергиясе, аз агу системалары челтәрләренә капиталь ремонт ясалган иде. Шулай ук уку бүлмәләре, актлар залы, коридорлар, баскычлар яңартылды. Кремль урамына караган фасадны ремонтлау төгәлләнде. Хәзерге вакытта бинада КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты урнашкан.

Аннары Петербург урамында Рөстәм Миңнехановка «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексының вариантларын тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, биналар комплексын модернизацияләү проектына конкурс игълан ителгән иде. Конкурс милекче компания тарафыннан шәһәрнең төзелеше советы ярдәмендә оештырылды. Нәтиҗәләр «Кольцо» ТРК басылып чыкты, холлында киң күзәтүгә куелды һәм Казан халкының бик күп фикерләрен җыйды.

Реконструкция проекты буенча аңлатмаларны конкурста җиңгән (нәтиҗәләр 2019 елның октябрендә ясалды) авторлар Владислав Куликовский һәм Арсен Хаиров бирделәр.

«Кольцо» ТРКсы 2006 елда шәһәр үзәгендә Музуров номерларының тарихи бинасы урынында төзелгән, анда Совет чорында һәм шуннан соңгы елларда «Татпотребсоюз» урнашкан иде, аның янында «Татарстан» кунакханәсе, Бауман урамына һәм «Тукай мәйданы»метро станциясенә чыгу урнашкан. Рөстәм Миңнеханов, фасадларны бизәү проекты һәм тәкъдим ителә торган материаллар белән танышканнан соң, концепцияне хуплады. Ул комплексның һәр блогы буенча проектны җентекләп эшләп бетерергә һәм шәһәрлеләрнең әлеге архитектура объекты белән кызыксынуларын исәпкә алып, ахыргы вариантны тәкъдим итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International