Михаил Мишустин регионнарда торак төзелешен үстерү программасына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарга кул куйды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Акчаларны Хөкүмәт резерв фондыннан күчерәчәкләр. Субсидияләр «Рәссәй Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында бирелә. Акчалар җылылык челтәрләре, су, канализация үткәрүгә, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә тотылачак. Бу эшләрне тәмамлау вакытын тизләтәчәк һәм 600 мең кв.м. торак файдалануга тапшырырга ярдәм итәчәк. Субсидияләрне 20 субъект алачак. Алар арасында Татарстан, Якутия, Хакасия, Удмуртия, Кырым, Марий Эл, Чечня, Югра, Брянск, Белгород, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Иркутск һәм Новосибирск өлкәләре бар. Төзелеш министрлыгына акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотарга һәм докладны Хөкүмәткә 2021 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International