Республикада эскроу счетларының гомуми саны 2020 елның июнендә Татарстанда өлешләп төзүдә катнашучылар тарафыннан эскроу счетларында урнаштырылган акчалар күләме 18,5% ка — 14,5 млрд. сумга кадәр арткан. Татарстанда Торак төзелешен проект финанслау белән сигез вәкаләтле банк шөгыльләнә. Алар төзүчеләр белән 36,1 млрд. сумга 51 кредит килешүе төзегәнеәр. Өлешләп төзүне финанслауның яңа механизмы Рәссәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.