2020 елның 3 августыннан Сбербанк ГАҖ «Татарстан Банкы» бүлекчәсендә «Авыл ипотекасы» авыл ипотека кредитына дәүләт ярдәме программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. «Авыл ипотекасы» программасы республиканың авыл территорияләрен үстерүгә исәпләнгән һәм шуңа күрә анда кайбер чикләүләр бар. Барыннан да элек, ипотека кредиты бары тик авыл җирлегендә күчемсез милек сатып алу өчен генә бирелә-әлеге программа буенча шәһәр эчендә шәхси йорт сатып алып булмый. Шулай ук программада катнашучы фатирын яки йортын алыш-биреш ясаганнан соң биш ел дәвамында сата алмый, хәтта әгәр ул кредитны түләсә дә. «Авыл ипотекасы» программасы буенча ташламалы ставка еллык 3% тәшкил итә. Әмма Сбербанк клиентларына «Электрон теркәлү» сервисыннан файдаланганда 0,3 процент пункт күләмендә ташлама бирелә. Нәтиҗәдә, ставканың күләме 2,7% ка кадәр кимергә мөмкин. Аерым шартлар: РФ Хөкүмәтенең 31.05.2009 ел, № 696 карары буенча заемчыга/заемчыларга «Авыл ипотекасы» дәүләт программасы кысаларында 1 кредиттан да артмаган күләмдә бирелә ала. Заемчы/заемчылар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында алынган социаль түләү акчаларын беренчел взнос сыйфатында кулланырга хокуклы түгел.