Фәрит Хәнифов: «Без базарда катнашучыларның белемнәрен, заманча шартларны исәпкә алып, арттырырга планлаштырабыз»

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

2024 елда Татарстанда 3,6 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш, шуның 1,8 млн. кв. метры – шәхси торак төзелеше. Шәхси йорт төзелеше өлешен торак төзелешенең гомуми күләмендә 40тан 50% ка кадәр арттыру планлаштырыла. «Соңгы 10 елда торак тапшыруның гомуми күләмендә индивидуаль торак төзелеше өлеше 40-45% тәшкил итә. 2020 елдан 2024 елга кадәр шәхси торак төзелеше күләмен 1,8 млн.кв. метрга кадәр арттыру планлаштырыла. Без төзелеш күләмен генә арттырып калмыйча, шәхси торак төзелеше инвестицион-төзелеш проектлары белән идарә итү өлкәсендә базарда катнашучыларның белемнәрен дә арттырырга планлаштырабыз», - диде ведомство башлыгы ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. 4 августтан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында ШТТ үсеше буенча программа старт ала. Укыту муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының җитәкчелек составы һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен каралган. Проектны оештыручылар: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, «КазГАСУ» ЮҺБ ФДБМУ, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ, «Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы идарәсе» ДАУ Казан филиалы. 72 сәгать дәвамындагы Программа, төп эштән аерылмыйча гына, видеоконференцэлемтә режимында дистанцион укытуны күздә тота. Укуларны КДАТУның әйдәп баручы укытучылары һәм министрлыклар һәм ведомстволарның квалификацияле белгечләре үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International