Фәрит Хәнифов индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча квалификация күтәрү программасына старт бирде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Проектның өстенлеге практик консультацияләр белән академик якын килүне берләштерүдән гыйбарәт. Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов муниципалитетлар вәкилләре һәм төзелеш тармагы белгечләре өчен яңа белем бирү курсына старт бирде. «Территорияне комплекслы үзләштерү»: Татарстан Республикасында индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча кыска сроклы квалификация күтәрүнең 72 сәгатьлек программасы шулай дип атала. Дәресләр дистанцион форматта, эштән аерылмыйча гына узачак. Укытучылар составына 42 кеше керә, шуларның 11 – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профессиональ лекторлары, 31 – ведомство лекторлары (министрлыклар һәм предприятиеләр вәкилләре). Бу нисбәтне очраклы түгел, укыту ¼ теорияне, ¾ практиканы күздә тота. Курс тәмамлангач, һәр катнашучы тест бирергә тиеш. Белемнәрне бәяләүнең уңай нәтиҗәләре булганда, тыңлаучыларга Татарстан Республикасында индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча квалификацияне күтәрү турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты таныклыгы бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International