100 көн эчендә Казанда төзелгән профессор А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең яңа корпусы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын 2020 елның апрелендә төзи башладылар. Хастаханә проектын «Татинвестгражданпроект» ДУП эшләгән. Генподрядчы - «Ак таш» ҖЧҖ. Дүрт катлы бина 232 койкага исәпләнгән. Кирәк булганда аларның санын 504 койкага кадәр арттырырга мөмкин. Беренче катны кабул итү-диагностика бүлеге, 12 койкага исәпләнгән анестезиология һәм реанимация бүлеге, шулай ук сөт катнашмалары әзерләү һәм калдыкларны зарарсызландыру блоклары били. Икенче катта 20 урынлы палата һәм бокслау бүлекләре урнашкан. Соңгылары тагын өченче һәм дүртенче катларда да бар. Яңа йогышлы авырулар хастаханәсен заманча югары технологияле медицина җиһазлары, шул исәптән ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология, эндоскопик һәм УЗИ-җайланмалар белән җиһазлау планлаштырыла. Төп корпустан тыш, 1,5 мең кв.м мәйданлы бина төзелгән, анда лаборатория корпусы урнашкан. Шулай ук объект составына контроль-үткәрү пункты, котельный, кислород станциясе, дизель-генератор һәм канализация насос станциясе керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International