Документларны рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре төзелеш вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк

2020 елның 7 августы, җомга

Төзелешкә документларны рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре административ йөкләнешне киметәчәк һәм яңа объектлар төзү вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Гадиләштерелгән система буенча тормышка ашырылган беренче проект РКЙАХнең яңа корпусы булды, аны төзүгә нәкъ йөз көн тотылган иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте. «Июльдән алып озату документларының 30% ы рекомендацияләр рәтенә күчерелде. Иске шартларда, әйтик, типлы хастаханә төзелешенә 23-29 ай кирәк булачак, ә хәзер вакыт сизелерлек кимиячәк. Бүгенге көндә мондый хастаханә төзелешенә 10 айга кадәр вакыт китәчәк», — диде Кудряшев. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр элек проектлау һәм төзелеш өчен барлык 30 айга якын вакытның бишенче өлешен генә алып торса, калганын рөхсәт алу, документларны рәсмиләштерү һәм мондый эшчәнлек алып баруга киткән булса, яңа системада төзелеш һәм проектлау инде вакытның яртысын били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International