Татарстан – авыл ипотекасы буенча лидер төбәкләрнең берсе

2020 елның 18 августы, сишәмбе

14 августта Ижауда Рәссәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Бөтенрәссәй программасын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарды. Ташламалы авыл ипотекасы төп тема булды. «Россельхозбанк» программасының баш операторы хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләргә авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 1,6 млрд.сум акча биргән. ​ Татарстан Рәссәй төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 708 гаилә программа белән файдаланган инде. Күчемсез милек объектларының гаризалары структурасында яртысын диярлек-47% – әзер торак йортлар, өчтән берен - 31%-сату-алу килешүләре буенча фатирлар сатып алу. Өлешләп катнашу килешүләре буенча фатирны 16% клиент сатып алырга әзер. Шәхси төзелешкә бары тик 7% гына юнәлдерелгән. Программа буенча кредитның максималь вакыты 25 ел булуга карамастан, Татарстанда уртача срок 2,5 тапкыр кимрәк - халык 10 елга кредит рәсмиләштерә, ә авыл ипотекасының уртача чексы 2,3 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International