Объектның заказчысы - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, манежның проект документациясен эшләүче - «Татинвестгражданпроект» ДУП, төзүче - «Евростиль» ҖЧҖ. Ел әйләнәсендә корылма үз эченә 90-45 метрлы футбол кырын, спортчыларның киенү-чишенү бүлмәләрен, тренер киенү бүлмәләрен, тренажер залын, көтү зонасын, медицина өлешен, янгын сүндерү постын, спорт җиһазларын саклау бүлмәсен, махсус техниканы саклау бүлмәсен ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спорт объекты Яр Чаллыга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләк ителгән.