Казанның «Салават Күпере» микрорайонында яңа «Керпе» балалар бакчасы ярашлылык турында уңай бәяләмә алды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Заманча балалар бакчасы торак комплексның икенче кварталында урнашкан. Ул 260 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итә. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәфле төркем ячейкалары бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, методик кабинет, шәфкать туташы кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары җиһазландырылган. Якын-тирәдә күләгә өемнәре белән йөрү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылды, газон ясалды. Татарстан Республикасы – яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән илнең беренче төбәкләреннән берсе. 10 ел эчендә президент программаларын тормышка ашыру кысаларында 37,5 мең урынга 239 балалар бакчасы төзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International