Видеоконференция режимында узган утырышта торак сәясәте, аерым алганда, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, ипотека системасын камилләштерү юллары, максатчан торак программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, шулай ук юллар төзелеше темасы да күтәрелде. Вице-премьер үз чыгышында норматив җайга салу буенча зур законнар блогы әзерләнүен хәбәр итте. Ике дистәгә якын федераль норматив актны яңадан карау планлаштырыла. Киңәшмәдә шулай ук Рәссәй Федерациясендә региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары – Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстан Республикасыннан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов катнашты.