Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте «Төзелеш мәгълүматының классификаторын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен раслау турында» карар кабул итте. Карар Рәссәй Федерациясе Президентының төзелеш тармагын модернизацияләү һәм капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итү системасында төзелешнең сыйфатын күтәрү максатларында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү һәм социаль өлкәдә беренче чиратта идарә итү системасының типик модельләрен куллану юлы белән Рәссәй Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Документ, шулай ук, мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып, капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итүнең хокукый нигезләрен тәэмин итү буенча «Рәссәй Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы бурычларын хәл итә. Кабул ителгән карар төзелеш мәгълүматының классификаторын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен билгеләде: Рәссәй Федерациясенең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын кулланып төзелә һәм алып барыла; хисап чорында классификатор версиясен сайлау мөмкинлеге булган «Интернет» челтәреннән гомуми файдалану мөмкинлеге белән урнаштырыла; елга кимендә дүрт тапкыр актуальләштерелә; федераль башкарма хакимият органнары, Рәссәй Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затларның гаризалары буенча үзгәрә. Классификатор эше гамәлдәге төзелеш мәгълүматы булган гомумрәссәй һәм тармак классификаторлары белән гармонияләштереләчәк. ТМКны тармак мәгълүмат системалары белән гармонияләштерү һәм интеграцияләү төзелеш тармагында кулланыла торган бик зур мәгълүматны системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Классификаторны эшләтеп җибәрү 2020 елның декабренә планлаштырылган.