Утырышта транспорт министры Евгений Дитрих, төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Финанс министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре һәм регионнар башлыклары катнашты. Утырыш селектор элемтәсе режимында узды. Киңәшмәне ачып, Марат Хөснуллин Дәүләт Советы Президиумының соңгы утырышында Рәссәй Президенты Владимир Путин ил үсеше өчен торак төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм ел саен кимендә 5 миллион гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш, ә торак төзелеше күләме күрсәткече елына 120 млн.кв. метр тәшкил итәргә тиеш, дип ассызыклады. Марат Хөснуллин утырышта катнашучыларга төзелеш тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча гамәлдәге чаралар турында искәртте. Бу-агымдагы елда банкларда төзелешкә дәүләт контракты өчен кредит алачак (киләсе елга лимитларны җиткерү шарты белән) подрядчы компанияләр өчен дәүләт тарафыннан процент ставкасын компенсацияләү. Мондый ярдәм чарасы граждан объектларын төзү өлкәсендә дә, юл төзелеше өлкәсендә дә гамәлдә.