Гражданнар үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен интернет аша җибәрә ала. 2021 елның 1 гыйнварыннан шәһәр һәм районнар хакимиятләре территорияләрне төзекләндерү планнары турындагы мәгълүматны интернетта урнаштырачак, ә гражданнар алар өчен тавыш бирә һәм үз тәкъдимнәрен кертә алачак. Хәзер мондый практика, нигездә, эре шәһәрләрдә кабул ителгән. Яңа елдан аны бөтен ил буенча кертәчәкләр. Әлеге механизмны эшләтеп җибәрү өчен Хөкүмәт «Һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертте. Ул шәһәр территорияләрен төзекләндерү өлешендә карарлар кабул итүне ачык итәргә мөмкинлек бирәчәк. Фикер алышу нәтиҗәләреннән тыш, гражданнар төзекләндерү проектларын карау буенча иҗтимагый комиссияләр составы турындагы мәгълүматка үтемлелек ала, утырышларның беркетмәләре һәм графиклары белән таныша алачаклар.