Владимир Якушев: «Милли проектлар гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән»

2020 елның 23 октябре, җомга

2019 ел нәтиҗәләре һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыруның 2020 елның арадаш нәтиҗәләре турында Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев пәнҗешәмбе, 22 октябрьдә Рәссәй Төзелеш министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, чара яңа форматта – видеоконференцэлемтә аша узды. Онлайн-очрашуда Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты. Татарстанның төзелеш комплексын республика төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин тәкъдим итте. Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган чор төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе өчен җитди чакырулар белән бәйләнгән. Әмма шул ук вакытта хәлне стабильләштерү һәм билгеләнгән планнарны һәм куелган бурычларны тормышка ашыру буенча кайбер чараларны да үти алдык. «Илкүләм проектны тормышка ашыруның беренче елы өлешле төзелеш реформасы белән туры килде. Фаразланган хәвеф-хәтәрләргә һәм килеп туган кыенлыкларга карамастан, тулаем алганда, 2019 ел торак төзелеше өчен шактый уңышлы булды. 2015 елдан без беренче тапкыр торак төзелеше буенча киметелгән трендны туктатырга һәм уңай динамикага ирешә алдык. 2018 ел белән чагыштырганда торак тапшыру 8,3% ка арткан. Илдә 82 млн кв. м заманча һәм сыйфатлы торак төзелгән», - дип ачыклык кертте Владимир Якушев. Ул ассызыклаганча, кискен күчеш җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әмма эскроу счетлары аша финанслауның яңа механизмнарын апробацияләү һәм бер үк вакытта иске кагыйдәләр буенча төзелеш критерийларын билгеләү тармакка мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрдән котылырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (ТТБМС) кертелде, ул гражданнарның акчаларын җәлеп итеп төзелә торган һәр объект буенча мониторинг алып барырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, система мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 98,9 млн.кв. метр торак төзү стадиясендә. Алар арасында-41 млн. кв.м. торак-яңа кагыйдәләр буенча проект финанславын кулланып һәм эскроу счетларын ачу белән төзелә торган проектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International