Бүген, 26 октябрь көнне, Казанның «Салават күпере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән 340 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә (ЯТБ) ярашлылык турында бәяләмә алды. 3-1 номерлы торак йорт «Салават күпере»нең өченче кварталында урнашкан. 18 катлы бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итте. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән – балалар мәйданчыгы урнаштырылган, яшелләндерелгән. Объектны төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО.