НОПРИЗның халыкара конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 27 ноябре, җомга

Мәскәүдә НОПРИЗның («Эзләнүчеләрнең һәм проектчыларның Милли берләшмәсе») 2020 елның иң яхшы проектына 7 нче халыкара һөнәри конкурсына йомгак ясалды. «Территориаль планлаштыруның иң яхшы схемасы» номинациясендә Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру схемасы җиңүче булды. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Иннополис шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планы «Шәһәр округының (шәһәр җирлеге, авыл җирлеге) Генераль планының иң яхшы проекты» номинациясендә 2нче урынны алды. Шулай ук «Иң яхшы мәдәният һәм спорт объекты проекты» номинациясендә Яр Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театры төзелеше проектына 2нче урын бирелде. Проектларны эшләүче - «Татинвестгражданпроект» ДУП. Быел конкурста катнашуга 19 номинациядә 700 проект кертелгән, алар архитектура, шәһәр төзелеше һәм эзләнү эшчәнлегенең барлык аспектларын үз эченә ала. Шул исәптән 31 проект - чит ил катнашучыларыннан һәм 348 проект - 55 Рәссәй һәм 7 чит ил профильле югары уку йорты студентлары һәм аспирантлары булдырган. Катнашу географиясе Рәссәйнең барлык федераль округларын, шулай ук Әрмәнстан, Беларусь, Йемен, Казахстан, Кыргызстан, Приднестровье һәм Үзбәкстан кебек илләрне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International