Татарстан файдалануга тапшырыла торган торак күләме буенча Рәссәйдә дүртенче урынны алды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Республиканың бер кешесенә уртача 27,4 квадрат метр торак туры килә. Татарстан Рәссәй төбәкләре арасында файдалануга тапшырыла торган торак күләме буенча дүртенче урында тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде. «Бүгенге көндә Татарстан Республикасы файдалануга тапшырыла торган торак күләме буенча илдә дүртенче урында тора. Бездә, Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бер кешегә уртача 27,4 квадрат метр торак туры килә, ә Рәссәй буенча — 26,3. Нигездә, бу күрсәткеч иң зур түгел, әмма без торак төзелүгә омтылабыз. Планнарыбыз бик зур», - дип белдерде Насыйров. 2020 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республика Идел буе федераль округында әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International