Якты дөньядан искиткеч кеше китеп барды...

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

31 март көнне, озакка сузылган авырудан соң, 2001 елдан башлап Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында эшләгән, юридик бүлекне җитәкләгән, кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы, юридик фәннәр кандидаты Лепина Марина Григорьевна вафат булды.

Эшендә зур уңышларга ирешән өчен Марина Григорьевнага “Татарстан Республикасының Атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелде.

Гражданлык җеназасы 2013 елның 3 апрелендә  сәгать 10:00да Островский ур., 81 йорт адресы буенча урнашкан Старообряд чиркәвендә булачак.

Марина Григорьевна турындагы якты истәлек бергә эшләгән көрәштәшләре һәм коллегалары күңелендә мәңге сакланачак. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллективы Лепина Марина Григорьевнаның дөньядан вакытсыз китүенә кайгыра һәм аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International