ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы 21 гыйнварда онлайн-режимда узачак

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Чара кысаларында 2020 елда Министрлык эшенә йомгак ясалачак һәм 2021 елга төп бурычлар билгеләнәчәк. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, «ТКХ реформалауга ярдәм фонды» ДК директоры Константин Цицин катнашачаклар. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова, «Садовое кольцо Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Колунов чыгышлары планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, чара 2021 елның 21 гыйнварында Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортында узачак.  Трансляция башлану: 10.30 (МСК), трансляциягә сылтама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International