«Шәһәрне үзгәртүче идеяләр» 2021 IV Бөтенрәссәй конкурсы старт алды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Конкурсны үткәрү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проектына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Яшь архитекторлар һәм урбанистлар өчен яшь гражданнарны шәһәр җәмәгать киңлекләрен һәм йорт яны территорияләрен үстерү процессларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Шәһәрне үзгәртүче идеяләр» IV Бөтенрәссәй конкурсы башланды. Анда катнашу өчен үз шәһәрләренең һәм җирлекләренең киңлекләрен үзгәртергә һәм яхшыртырга теләгән 12-17 яшь һәм 18-25 яшьләрдәге яшь дизайнерлар, урбанистлар, архитекторлар һәм рәссамнар, битараф булмаган барлык гражданнар чакырылган. Гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә һәм теркәлергә мөмкин: https://forms.gle/WvqX6Xcd2LVGJCXP7. Конкурс турында өстәмә мәгълүматны җирле берләшмәләрне үстерү институты сайтында алырга мөмкин: www.irazvi.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International