Яшәүчеләр «Салават күперендә» 340 фатирлы соципотека йортына күченделәр

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Казанда «Салават Күпере» торак массивында 340 фатирлы социаль-ипотека йортына күчтеләр. Торак мәйданнарын предприятие хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, ятим балалар, табиб-грант алучылар һәм авария хәлендәге торактан күченүчеләр алды. Торакны чиста бизәүдә бирделәр. Һәр фатир сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе, су һәм электр энергиясе счетчиклары, шулай ук мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Фатирларның гомуми мәйданы 15 мең кв. м. тәшкил итә. Йорт «Торак һәм шәһәр мохите»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International