Төзелеш өлкәсендә яңа кагыйдәләр һәм стандартлар җыелмасы бу җәйдә үз көченә керә

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү һәм иске технологияләрне проектлауда һәм төзелештә куллануга чикләүләр билгеләү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Рәссәй Төзелеш министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу максат төзелеш өлкәсендә гамәлдәге һәм яңа кагыйдәләр һәм стандартлар җыелмаларын актуальләштерү һәм эшләү хисабына ирешелә. «2021 елның июнендә Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2020 ел ахырында расланган 30 яңа һәм актуальләштерелгән кагыйдәләр җыелмасы гамәлгә керә. Тагын 24 документ 1 июльдән эшли башлаячак. Стандартлаштыру буенча документларны мондый масштаблы яңарту гамәлдәге норматив базага яңа технологияләрне үз вакытында кертергә һәм ел саен 500-ләп махсус техник шартлар эшләүгә ихтыяҗны киметергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Үзгәрешләр төзелеш конструкцияләренә һәм материалларына, транспорт инфраструктурасы объектларын, инженерлык системаларын, хастаханәләрне, кунакханәләрне, тулай торакларны, хайваннар өчен приютларны, биек биналарны, агач йорт төзелешен, нефть-газ сәнәгатен һәм башка мөһим объектларны төзү һәм проектлау процессларына, төзелеш тармагын җайга салу процессларына кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International