Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Универсиаданың Медиа-үзәген төзү соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда шулай ук министр урынбасары В.Н. Кудряшев, “Татинвестгражданпроект” ГУП генераль директоры А.А. Хөснетдинов, ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе, Казан шәһәре башкарма комите, «Казаньцентрстрой” ҖЧҖ, Казан шәһәренеңУКСиР, Росреестрның ТР буенча вкиллеге, Стройхимсервис ҖЧҖ, “Татдорпроект” ААҖ Институты вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар Универсиаданың Медиа-үзәген төзекләндерү планын карадылар һәм төзелешнең киләчәге турында фикер алыштылар.