ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ю.Л. Аляшев  МИЗ "Алабуга" объектында төзү-монтаж эшләре үтәү мәсьәләләре, шулай ук "Синергия" Индустриаль-технологик паркының 1-нче корпус (СМЦ урнаштыру өчен)" төзелеш сорауларына карата Штаб оештыру буенча киңәшмә үткәрде.

20 июль көнне семинарда катнашучылар Рәсәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының министр урынбасары статс-сәркатип  Наталья Антипина рәислегендә территорияләрне комплекслы һәм һәрьяклап үстерү, төзелгән территорияне планлаштыру документларын тәртипкә килештерү һәм раслау, җирдән файдалану кагыйдәләре һәм төзелеше территорияләрне үстерү коралы буларак өйрәнүгә багышланган актуаль сораулар буенча фикер алыштылар. Ведомство чараны Мәскәү Генплан Институты белән берлектә оештырды. Катнашучыларны сәламләп, Наталья Антипина 373 номерлы Федераль Законның кабул ителгәннән бирле елдан артык вакыт узды һәм агымдагы елның 1 июль көнне аның нигезләмәләре үз көченә тулы күләмдә керде дип билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә Рәсәй Федерациясенең төзелеш министрлыгы тарафыннан аны тормышка ашыру  өчен кирәкле 17 закон актлары эшләнгән. Чара кысаларында катнашучылар, шулай ук, состав һәм тоту сораулурын, төзелгән территорияне планлаштыру документларын килештерү һәм раслау тәртибен һәм шул исәптән, линия объектларын урнаштыру мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Моннан башка  җирдән файдалану кагыйдәләрен (ҖФК) территорияләрне планлаштыру һәм үсеш коралы буларак сораулары: генпланның һәм ҖФК хокукый статусын, ҖФК зона параметрлары һ. б. турында да фикер алыштылар. Семинарда төбәкләрдән 100 дән артык вәкилләре катнашты.

Быел Татарстанда  278,28 км суүткәргеч челтәрләре һәм 29 суэтем башнясы төзергә, су белән тәэмин итү системаларына 36 артезиан скважина тоташтырырга планлаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.

Спикер сүзләре буенча, хәзерге вакытта гомуми 91,2 км озынлыкта суүткәргеч системасы үткәрелгән (планның 100 проценты һәм программаның 32,8 проценты), 11 суэтем башнясы куелган (планның 100 проценты һәм программаның 37,9 проценты), 17 скважина борауланган (планның 100 проценты һәм программаның 47,2 проценты). Шулай ук өч районда су башнялары өчен мәйданчыкларны бетонлау эшләре алып барыла.

2016 елда программа буенча эшләр 650 млн сум күләмендә финансланды. Республикада 245,1 км суүткәргеч челтәрләре, 47 суэтем башнясы төзелде һәм реконструкцияләнде, 40 артезиан скважина борауланды.

Чистай ЗТИ инспекторы, Чистай ш. Җиңүгә 40 ел урамы буенча 32 нче күпфатирлы торак йортны "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерү кысаларында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: фундамент күперчегендәге җитешсезлекләр: аерым өлешләрендә ярыклар булу; подвал бинасының җилләткеч уемнарында жалюзи рәшәткәләре юк; подвал бинасына керә торган җирдә болдыр идәне җимерелгән; баскыч урыннарында электр җайланмасыннан тиешенчә файдаланылмый: өзгечләр өлешчә җимерек; подвалны яңгыр сулары баскан.

Быел республика торак пунктларында 12,3 мең яктырткыч кую, 417 чакрым электр чыбыкларын монтажлау, электр энергиясен саный торган 304 щит урнаштыру планлаштырыла. Эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 894  тикшерү уздырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышын шул мәсьәләдән башлады. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Бүген, 20 июльдә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, Түбән Каманың Менделев урамы, 23 нче йорт адресы буенча йортка күченү тантанасы уздырыла. Түбән Кама матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, район әлеге программада 2008 елдан башлап катнаша. 7 елда 104 бала торак белән тәэмин ителгән.

Төзелеш - җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International