Татарстанда 278 км суүткәргеч челтәрләре һәм 29 суэтем башнясы төзеләчәк

2017 елның 21 июле, җомга

Быел Татарстанда  278,28 км суүткәргеч челтәрләре һәм 29 суэтем башнясы төзергә, су белән тәэмин итү системаларына 36 артезиан скважина тоташтырырга планлаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.

Спикер сүзләре буенча, хәзерге вакытта гомуми 91,2 км озынлыкта суүткәргеч системасы үткәрелгән (планның 100 проценты һәм программаның 32,8 проценты), 11 суэтем башнясы куелган (планның 100 проценты һәм программаның 37,9 проценты), 17 скважина борауланган (планның 100 проценты һәм программаның 47,2 проценты). Шулай ук өч районда су башнялары өчен мәйданчыкларны бетонлау эшләре алып барыла.

2016 елда программа буенча эшләр 650 млн сум күләмендә финансланды. Республикада 245,1 км суүткәргеч челтәрләре, 47 суэтем башнясы төзелде һәм реконструкцияләнде, 40 артезиан скважина борауланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International