Яңа Чишмәдә урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясала.
Гомуми мәйданы 2503 кв. м булган ике катлы бинада төзүчеләр инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен ремонтлый, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыра, түбә яба, биналарны бизи, фасадны төзекләндерә.
Программа кысаларында яңа җиһазлар кайтару планлаштырыла. Оператив үтәлеш 15% ка җитте.
Агымдагы елда Татарстанда 63 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак, бу максатларга 6,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Программаның гомуми үтәлеше 45% ка бәяләнә.
ТР ГИСУ фотосы