Агымдагы елда Татарстанда гомуми суммасы 4,6 млрд сумнан артыграк булган 14 спорт объекты төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында 4 ябык футбол манежы төзелеше 27% ка җиткән.
6 универсаль спорт мәйданчыгының өчесе Яшел Үзән, Менделеевск һәм Баулы районнарында төзелгән. Планның гомуми үтәлеше 29% дип бәяләнә.
3 боз аренасы төзелешенең барышы 32 процентта теркәлгән.
Казанда футболны үстерү үзәге төзелеше 76% ка гамәлгә ашырылган.