Торак төзелеше статистикасы турында бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«Республикада торак төзелеше планы 58% ка үтәлгән, 1,852 млн кв. метрдан артык файдалануга тапшырылган», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 725 мең кв. метрдан артык булган 80 күпфатирлы йорт тапшырылган – әлеге күрсәткеч еллык күләмнең 69 процентын тәшкил итә.
Социаль ипотека линиясе буенча планлаштырылган 108 йортның гомуми мәйданы 65 мең кв. м булган 31е төзелде, бу 43% тәшкил итә.
Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 61 мең кв. метрдан артык, ягъни планның 54% ы тапшырылган.