Татарстандагы торак пунктларда быел 12,2 мең яктырткыч куелачак

2017 елның 21 июле, җомга

Быел республика торак пунктларында 12,3 мең яктырткыч кую, 417 чакрым электр чыбыкларын монтажлау, электр энергиясен саный торган 304 щит урнаштыру планлаштырыла. Эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.

"Безнең кечкенә авыл торак пунктларында яктырту системаларының ни кадәрле мөһим икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Бу программа 2014 елдан гамәлдә. Ел саен моның өчен 250 млн сум акча бүлеп бирелә", - диде ул.

Идарә җитәкчесе билгеләп үткәнчә, урамнарда яктырту җайланмаларын торгызу программасына эләгү өчен торак пунктларны иң элек баланс комиссиясе карый һәм киләсе ел программасына кертә.

Сүз уңаеннан, узган ел урнаштырылган яктырткычлар саны 10,3 мең, 2011 елда 11,9 мең, 2012 елда 12,9 мең данә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International