Марат Айзатуллин 2021 елда республикада милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

6 илкүләм проект һәм аларга кергән 12 федераль проект кысаларында быел республикада гомуми смета бәясе 13 млрд 843 млн сум булган 102 объект төзелә һәм ремонтлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында эш 4 федераль проект буенча барган. «Торак» проекты. Аңа 11 объект керә. Бер мәктәп, 3 балалар бакчасы, су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре һәм торак комплексларда 3 автоюл төзелгән. «Светлая Долина» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган. Тагын бер объект – «Царево утары» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләү 2022 елга күчә.

«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» проекты буенча 49 җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре алып барылган. 13 объектны республика үз акчаларына төзегән. Барлык 62 объект тәмамланган. Тагын 8 объект, кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр буларак, төзекләндерелгән.

«Чиста су» федераль проекты буенча шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелгән.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» проекты кысаларында быел 2020 ел этабы тәмамланган. 316 кв. м мәйданлы 9 бинадан 36 кеше күчерелгән. Гомуми мәйданы 2 мең 860 кв. м. булган 77 авария хәлендәге бинадан 212 кеше 2021 ел этабы буенча күчерелгән.

«Экология» илкүләм проекты.

«Иделне савыктыру» федераль проектына 3 объект кертелгән. Шуларның берсе – Кощаково авылында биологик чистарту корылмалары төзелеше төгәлләнгән. Ике объект Казан шәһәрендә БЧК реконструкциясе һәм ләм кырларын рекультивацияләү 2022 елга күчә.

«Чиста ил» проекты буенча 2 чүплек рекультивацияләнгән. Казан шәһәрендәге Самосырово полигоны буенча эшләр дә киләсе елга күчә.

«Демография» илкүләм проекты буенча эшләр 2 федераль проект кысаларында башкарылган. 13 балалар бакчасы төзелеше «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча алып барылган. Бүгенге көндә 7 объект буенча файдалануга тапшыруга рөхсәт алынган, 6сы буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән тәңгәллек турында бәяләмә әзерләү буенча эш алып барыла.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы төзелгән һәм Казан шәһәрендә ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы өчен җиһазлар кайтартылган. Ясалма бозлы ябык шугалак төзелеше Алексеевскта 2022 елга күчә.

«Мәгариф» илкүләм проекты. «Заманча мәктәп» проекты буенча бер гомуми белем бирү учреждениесе төзелгән.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында 2 спорт залына капиталь ремонт ясалган.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Идел буенда иң эре балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелгән.

«Мәдәният» милли проекты буенча 3 мәдәният йорты төзелгән, 2 балалар музыка мәктәбендә ремонт дәвам итә. Ике мәдәни үсеш үзәге 2022 елга күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International