ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М.М. Айзатуллинның якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 

Бөтен ил дулкынланып яңа 2022 елны көтә. Бу күркәм традиция - бүләкләр сатып алу, үз өйләрен бизәү һәм могҗиза көтү. Һәрвакыттагыча, Яңа ел алдыннан без нәтиҗәләр ясыйбыз, кем белән эшләгәннәргә, бергә булганнарга рәхмәт белдерәбез. Узып баручы ел республика төзүчеләре өчен үзенчәлекле булды, чөнки ул Татарстанның төзелеш тармагының 100 еллыгы билгесе астында үтте. Иң тыныч һәм иҗади һөнәр ияләре өчен бу, һичшиксез, әһәмиятле вакыйга. Берничә еллар дәвамында без бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладык. Һәм безнең иң мөһим бурыч - бу уникаль мирасны саклап калу гына түгел, ә аны яңа казанышларның нигезенә салу, заман белән бергә атлау да. 2021 елда Татарстан төзүчеләре тарафыннан 6 милли проект һәм 44 республика программасы буенча эш алып барылды. Республикада 2,7 млн. кв. метр торак төзелгән, 1 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган. Парклар һәм скверлар, заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр тагын да күбәйде. Яңа спорт объектлары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге, һәм башка бик күп социаль инфраструктура объектлары барлыкка килде. Киләсе ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Ул төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгының барлык өлкәләрендә югары технологияләр куллануда алга китеш булыр дип ышанам. Торак, шулай ук социаль әһәмияткә ия объектларны проектлауда һәм торгызуда BIM-технологияләргә күчү – хәзерге төзелештә яңа этап. Профессиональ команда белән без куелган барлык бурычларны үтәрбез дип ышанам. Кадерле дуслар! Яңа ел алдыннан сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, изге теләкләрнең чынга ашуын, бәхет һәм иминлек телим. Киләсе ел ышанычлы үсеш чоры булсын һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International