Республикада «Экология» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә республикада федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

«Торак» федераль проекты буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өлешендә 5 объект буенча эшләр алып барыла, аларның үтәлеше 37% тәшкил итә.

 

«Мәгариф» юнәлеше буенча быел 11 мәктәп төзү планлаштырыла, алар  бүгенге көндә 34% ка гамәлгә ашырылган. Шулай ук Казан шәһәрендә ике балалар бакчасы да эшләнелә. «Күчә торучы» балалар бакчасының әзерлеге 50%, яңа бакчаның әзерлеге 8% тәшкил итә.

 

«Сәламәтлек саклау» өлкәсенең ике программасы буенча 42 муниципаль берәмлектә 47 ФАП төзү планлаштырылган, аларның төгәлләнеше 13,5% тәшкил итә. 2 сырхауханә буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 39% тәшкил итә.

 

Ике программа кысаларында «Мәдәният» тармагы буенча 7 район һәм авыл мәдәният йорты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Объектларның әзерлеге 66% тәшкил итә.

 

Казанда «Экология» илкүләм проекты буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә. Эшләр 56% ка төгәлләнгән. Казанда балчык басуларын рекультивацияләү 49% ка, Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау 18% ка, Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү 59% ка башкарылган.

 

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы уңаеннан Кама Тамагы штб. (шәһәр тибындагы бистә) янындагы Куйбышев сусаклагычының яр буе ныгытылуы дәвам итә. Хәзерге вакытка эшләр 78% ка үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International