Төзелеш Министрлыгында торак-коммуналь комплекс хезмәтләре өчен түләүләр җыю сорауларын тикшерделәр

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында торак-коммуналь комплекс хезмәтләре өчен түләүләр җыю сораулары буенча түгәрәк өстәл булды.

Чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары О.И. Зверев, “Челныводоканал” ЯАҖ генераль директоры У.Г. Хөсәенов, “Уютный дом” УК (Казан шәһәре) генераль директоры М.А. Нуриев, “Заречье” УК (Казан шәһәре) җитәкчесе О.В. Калимов һәм “ПКФ “Жилкомсервис” ҖЧҖ ( Яр Чаллы шәһәре) директоры Н.Г. Новиков катнашты.

“Түгәрәк өстәл” кысаларында катнашучылар агымдагы чорда кулланылган торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар белән бәйле гомуми күренешләрне, хәзерге вакытта яшәп килгән кагыйдә һәм нормаларга туры килеп кулланылган торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнелгән сумма проблемасы һәм торак-коммуналь хезмәтләр тәкъдим итү сораулары буенча булган норматив базаның җиренә җиткереп эшләнмәвенең җыю процессына тәэсире сорауларын тикшерделәр. Моннан тыш, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар һәм идарә компанияләре тарафыннан, ТКХ хезмәтләр өчен булган бурычларның дәрәҗәсен төшерү буенча күрелгән чаралар, шулай ук ТКХ өчен акча җыю белән бәйле хәлне тотрыкландырырга тиеш булган өстәмә чаралар турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International