Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 421,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык бурычның 60 процентын һәм узган ел дәрәҗәсенең 102,5 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
И.Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, торак тапшыру буенча еллык план 7 муниципаль оешмада тулысынча үтәлгән ( Әгерҗе, Апас, Лаеш, Норлат, Питрәч, Сарман, Тукай районнары). 10 муниципаль оешмада еллык бурычның 80 проценттан артыгы үтәлгән. Шулар арасындагы 3 муниципаль районда ( Аксубай, Югары Ослан, Зәй районнары) үтәлгән еллык план 90 процентны тәшкил итә.
Социаль ипотека программасына килгәндә, бүгенге көндә 133 йортның гомуми мәйданы 210,1 мең булган 3 мең 689 фатирлы 65 йорт файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык планның 54,8 процентын тәшкил итә. 347 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 89 йорт төзү эше дәвам ителә, шулар арасында 63 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.
69 күп фатирлы инвестицион торак йортның 49ы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 6 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 14 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Аз катлы төзелеш өлешендә, ИТТдә исәпкә алганда, республика буенча 1407 объектның 662се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 413 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 532 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. И.Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республика буенча 39 муниципаль оешмадагы участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзү планлаштырыла.
“Авыл клублары” программасына килгәндә, бүгенге көндә 4 объект файдалануга тапшырылган; 10 объект 90 процентка әзер, бизәү һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә; 22 объектта бизәү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Киңәшмәдә, шулай ук, уку йортларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруга кагылышлы сорау да күтәрелде. Татарстан Президенты боерыгы буенча мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләре 20 августка тәмамланырга тиеш иде, ләкин 167 белем бирү объектының 20сендә генә эшләр тәмамланган. Артта калучылар рәтендә Азнакай, Әлмәт, Тәтеш районнары, шулай ук Казан бар. Рөстәм Миңнеханов, 1 сентябрьдә балалар мәктәпкә барып, укый башласыннар өчен, белем бирү учреждениеләрендәге барлык эшләрне дә вакытында тәмамларга кушты.
Министр хәбәр иткәнчә, киләсе ягулык чорына, үзәкләшкән җылыту системалы 12 мең 462 күп фатирлы йортны әзерләү планлаштырыла.
Бүгенге көндә социаль өлкә объектлары буенча 3 мең 646 белем бирү объектының3 мең 458е ягулык чорына әзер ( 95 процент). Сәламәтлек саклау учреждениеләренә килгәндә, 1618 объектның 1583е ( 98 процент) ягулык чорына әзер.