Марат Айзатуллин республикада социаль-мәдәни объектлар төзү турында сөйләде

2023 елның 9 июне, җомга

Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.

 

Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 67 процентка башкарылган. Агымдагы атнада Мамадыш шәһәрендә 240/120 урынга исәпләнгән мәктәп-бакча төзелеше тәмамланды.

 

 Ике балалар бакчасының, ягъни «күчмә» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлеге 76% тәшкил итә, икенче бакча төзелешендә эшләр 27% ка башкарылган.

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа гамәлгә ашырыла, алар буенча республиканың 42 районында 47 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше 65% ка үтәлгән.  Агымдагы атнада объектны Кама Тамагы районында төгәлләделәр.

 

Мәдәният тармагында ике программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә эшләрнең 79% башкарылган.

 

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә. Бу өлештә эш 60% ка башкарылган. Казан шәһәрендә балчык басуларын рекультивацияләү-50% ка. Түбән Кама сусаклагычындагы торба үткәргечләрне сүтү буенча эшләрнең 24% ы бәяләнә.

 

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында яр ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 84% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International