Мамадыш районы Баскан авылында күп функцияле үзәк ачтылар

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Мамадыш муниципаль районы Баскан авылында зур бәйрәм. Монда күп функцияле үзәк ачылды. Авыл халкы бүгенге вакыйганы зарыгып көтте. Баскан авылында 20 елга якын мәдәният учагы булмаган. “Клуб ачылышы – традицияләр сакаланган, иҗат үсеш алган авыл өчен тарихи мөһим вакыйга. Мәдәният йорты – авылдагы рухи-әхлакый, эстетик тәрбиянең төп үзәге. Һәм кешеләр әйбәт яшәсен, вакыйгалар  уртасында булсыннар, үзләрен читтә урнашкан, аерылган дип тоймасыннар өчен төзелгән. Бүгенге вакыйга, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, район үзәкләреннән еракта урнашкан авылларда мәдәният учагын сакалу турындагы карары нигезендә тормышка ашты. Без ресублика җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерәбез”, - диде үз чыгышында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Моннан тыш, монда бер түбә астында, заманча, кирәк булган барлык җиһазлар белән җиһазландырылган ФАПта урнашкан. Монда ук библиотека, уку залы да бар. Монда барьерсыз тирәлек,шуңа күрә  әлеге бинага яшьләр генә түгел, ветераннар, хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә керә ала, авылның мәдәни тормышында кайный ала.

“Яңа клуб яшьләр һәм ветераннарның да кызыклы очрашу урыны булсын иде. Чөнки Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен бары тик авыл халкы хисабына гына саклап калып була” , - дигән теләкләрне тантана кунаклары – Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм итүче Фонд башкарм директоры Нурия Хашимова, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе киңәшчесе Роман Исламов теләде. Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше Республика фәнни-методик үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, үзәк ачылуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Шулай ук, әлеге көнне якынайту өчен тырышкан һәм кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп әлеге мәдәният Йортын төзегән “Мамадыш ЖКУ” ҖЧҖ хезмәткәрләре дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International