Чүпрәле районында яңа ФАПлар ачтылар

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Узган елны старт алган, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү республика программасы безнең районда да тормышка ашты. 2012 елда 2 яңа ФАП эшли башлады. Мондый объектлар – модульле ФАПлар бүген Матак һәм Түбән Чекурск авылында ачылды.

Яңа ФАПларны ачу тантанасында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау буенча министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Чүпрәле районы башлыгы Александ Шадриков катнашты. Министр урынбасарының килүе, Иске Шаймурзино авылындагы  капиталь ремонтлана торган участок хатаханәсе белән танышудан башланды. Ринат Җәләлетдинов, бинаны караганнан соң, эшләнеп бетмәгән эшләрне ассызыклады һәм эш темпларын тизләтергә кушты.

Әлеге вакыйга, авылларда яшәүче халыклар өчен күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булды.Чөнки ФАПларның иске биналары ярты гасыр элек төзелгән.

Мәсьәлән, Матактагы иске бина 1967 елда төзелгән һәм беркайчан да ремонтланмаган. Авылда 815 кеше яши, аларның күбесе, һәрвакыт медицина ярдәменә мохтаҗ булган пенсионерлар.

Түбән Чекурскта, шулай ук, ФАП иске иде, соңгы 4 елда ул элекке балалар бакчасында функцияләшкән. Монда 559 кешегә, шул исәптән 121 пенсионерга медицина ярдәме күрсәтелә. Авылга яшь белгеч Алиса Огурцова кайтуы да куанычлы хәл. Ул монда туып үскән, мәктәпне тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга кергән. Диплом алган һәм, күп тә уйламы, үз эшен авылдашларына багышларга булган.

-Әлеге объектлар авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерергә ярдәм итәр, дип ышанам. Сезнең ФАПыгыз озын гомерлы булсын, авыл халкына сәламәтлек  һәм монда бары тик профилактика өчен генә килүләрен телим, - дип, министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов, авыл халкына матур теләкәр теләде. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен, беренче санитар-медицина ярдәмен камилләштерүгә юнәлтелгән ТР программасы кысаларында, 2014 елда районда тагын 2 яңа ФАП төзү планлаштырыла.

Район башлыгы Александр Шадриков, шулай ук, чын күңелдән теләкләр теләп, авылдашларының шатлыгын уртаклашты.

Символик лентаны кискәннән соң, кунаклар барлык шартлар да тудырылган һәм яңа җиһазлар белән җиһазландырылган модульле ФАПлар буенча экскурсия ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International