Чүпрәле районында күлне төзекләндерү дәвам итә

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Иске Чүпрәле авылында Мәктәп урамындагы буаны төзекләндерү дәвам итә. 2023 елда җәмәгать урыны төзекләндерүнең 2 нче этабын тәмамлау планлаштырыла.

 

Күлне төзекләндерү буенча чаралар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы уңаеннан үткәрелә.

 

Бүгенге көндә объектның техник әзерлеге 52% тәшкил итә. Объектта әзерлек эшләре башкарылган, төзелеш материаллары китерелгән. Стелланың металл конструкциясен урнаштыру буенча эшләр башкарыла.

 

Гомумән алганда, бу елда Татарстанда федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд 241,7 млн сумлык 60 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында 2022 елда 692,5 млн.сумлык 8 җиңүче объектны төзекләндерү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International