Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтн иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» конкурсы призерларын бүләкләүдә катнашты.
Ел саен уздырыла торган конкурсның максаты - төзелеш оешмаларында хезмәт шартларын булдыру һәм саклауны яхшырту, эшчеләрнең хезмәт эшчәнлеге барышында сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру, җитештерүдәге имгәнүләрне кисәтү, хезмәтне саклауга ведомство һәм җәмәгатьчелек контролен көчәйтү.
Конкурсны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан республика оешмасы (Россия төзүчеләр профсоюзы) һәм Татарстан төзүчеләр берлеге оештыра.