Азнакай поликлиникасы капиталь ремонттан соң тулысынча яңартылган

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Азнакай районының Азнакай бистәендә «Азнакай үзәк район хастаханәсе» ДАССО каршындагы поликлиника бинасында капиталь ремонт тәмамланды. Капиталь ремонт буенча чаралар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында узды.

Поликлиниканың өч катлы бинасында ремонт эшләре 1800 кв.метрдан артыгына кагылган. Капиталь ремонт кысаларында барлык тәрәзәләрне һәм электриканы алыштырып бизәү эшләре башкарылган. Түбә өлешчә ремонтланган, шулай ук инженер системалары алыштырылган. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре тулысынча тәмамланган.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» Федераль программасы кысаларында республикада капиталь ремонт 9 поликлиникада, 5 участок хастаханәсендә, 7 табиб амбулаториясендә үткәреләчәк. Яңартуны шулай ук 96 ФАПта үткәрәчәкләр. Барлыгы 117 объектка капиталь ремонт ясалачак.

Программа буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруның гомуми күләме 95 проценттан артык тәшкил итә.

Белешмә.

«Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» Федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International