ТР Яшел Үзән муниципаль районы Мизиново авылында яңа заманча модульле ФАП ачылды. Әлеге ФАП бу елны безнең районда, республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән икенче объект булып тора. 2016 елга кадәр мондый модульле типтагы тагын тугыз фельдшер-акушеерлык пункты төзү планлаштырыла. Яңа ФАПның бәясе, җиһазлары белән бергә санаганда ике миллион сумнан артып китә.
Бу объект, районның Идел аръягы зонасындагы беренче заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты. Бинаны тиз генә кыска вакыт эчендә төзеделәр. Иске медпункт йөз елдан артык хезмәт күрсәткән. Хәзер инде, республика программасы ярдәмендә, Мизиново авылында яңа ФАП барлыкка килде. Беренче звенода авыл фельдшеры беренче ашыгыч ярдәм күрсәтәчәк. Барлык кешегә – сабыйдан алып пенсионерга кадәр, тәүлекнең төрле вакытында хезмәт күрсәтеләчәк. Яңа медпунктта халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бина җиһаз һәм заманча медицина җиһазы белән тулысынча җиһазландырылган.
Раиса Филянина монда фельдшер булып 22 ел эшли. Кешеләр аңа тормыштагы иң кадерле нәрсәне – үз сәламәтлекләрен һәм якыннарының сәламәтлекләрен тапшыралар. Мизиново һәм Исаковоторак пунктлары кергән әлеге авыл җирлегендә якынча ике йөз кеше яши. Җәй көне яшәүчеләрнең саны арта. Елына уннан артык сабый туа, өлкән кешеләрнең саны күп. Идел аръягы зонасының бу өлеше югары темп белән үсә, порт төзү перспективасы бар. Заманча медицина корылмасы авыл халкының яшәү сыйфатын күпкә яхшыртачак.