Яшел Үзәндә ТКХ бууенча бурычлары булганнарның Паспортың ясыйлар һәм алар турында мәгълүмат җыялар

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Ягулык чорына әзерлек ахырына якынлаша. Атна ахырына кадәр барлык объектлар да җылылык кабул итүгә, ә котелня һәм челтәрләр аны җибәрергә әзер булырга тиеш. Җаваплы кешеләрнең сүзләренә караганда, шулай булачак та. Шул ук вакытта,ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов билгеләп үткәнчә, җылылык трассалары искергән, авария аларда еш була һәм җылылык чорына әзерлек турындагы фармаль хисаплар “әзерләнгән челтәрләр”нең барысы да ягулык чорында инцидентларсыз эшләр дип гарания биреп булмый. Торак йортларда һәм учреждениеләрдә җылылык барлыкка килүнең төп шарты булып, “Газпром Межрегионгаз Казань” алдында бурычлар булмау тора. Җәен, әлеге ошма, Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе алдында 1 декабрҗгә кадәр бурычларны бетерү шарты куйды.ЯҮҖЧП директоры Наил Гыйлметдинов редакциягә хәбәр иткәнчә, бурычны түләү графигы үтәлә. Гомумән алганда, район һәм шәһәр халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 226 миллион сумны тәшкил итә, ел башыннан ул 8 миллионга артты. Торак-коммуналь хезмәткәрләр тарафыннан, соңгы җиде ел өчен рекорд саналган 99,9% җыелса да, әлеге нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел. Идарә компанияләре, алдагы эшләрне, бурычлылар белән тагын да тыгызрак элемтәгә кереп эшләргә уйлыйлар, ә бурычлыларның саны биш меңнән артып китә. Һәр бурычлы кеше турында досье җыялар, гаиләсендәге һәрбер кеше турында мәгълүмат җыялар – кайда эшлиләр һәм укыйлар, нинди милекләре бар. Чын “Бурычлы Паспорты”ннан  язмалар: “Җиһаз иске. Өйдә чиста. Уртача керем.Иренең кайда эшләгәне турында мәгълүмат юк”.  Идарә компанияләренең шуны беләселәре килә, кешеләр ни өчен түләмиләр һәм алар белән ничек эшләргә. Шунысы ачыкланды, мәсьәлән, түләргә сәләтле булмаган кешеләр муниципаль фатирларда тупланган. ТКХ департаменты җитәкчесе сүзләренә караганда, иондый торакны муниципаль бюджет хисабына тотарга була – ярлы халыкны социаль яктан яклауның  үзенчәлекле формасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International