ТР Төзелеш министрлыгында күчемсез милек базарына башлангыч йомгак ясалды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

катнашында «Үсеш уены: күчемсез милек базары 2023 елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый» темасына түгәрәк өстәл узды.  Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Министр урынбасары үз чыгышын Татарстан Республикасында файдалануга тапшырылган торак күрсәткечләре турындагы мәгълүматтан башлады.  «Барлык күтәрелешләргә һәм төшүләргә, РФ Үзәк банкының төп ставкасын арттыруына карамастан, Татарстан торакны файдалануга тапшыру буенча үз рекордларын җимерә. Республикада тарихта беренче тапкыр агымдагы көнгә 3 млн.439 мең кв. м. кертелгән дип әйтә алам. Шуларның 1 млн. 702 мең кв.м шәхси торак төзелеше һәм 1 млн. 737 мең кв. м күп фатирлы йортлар.

10 ай эчендә ипотека кредитларының гомуми суммасы 223 млрд 630 млн. сум, яки 59 мең 77 ипотека кредиты тәшкил итә.  Шулардан өлешле катнашу килешүләре буенча 81 млрд.976 млн. сум, яки 10 ай йомгаклары буенча 16 647 килешү бирелгән.  «Бу саннар төгәл түгел, ел йомгаклары буенча алар күп тапкырлар арттырылачак», - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.

«Моннан тыш, бу атнада без ике проблемалы өлешле объект белән эшне тәмамлыйбыз. Шулай итеп, 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында проблемалы объектлар буенча мәсьәләләр ябылачак», - дип хәбәр итте министр урынбасары.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт программалары буенча куйган барлык бурычлар да үтәлде. «Вак-төяк эшләр генә калды», - дип нәтиҗә ясады ул.

Түгәрәк өстәлдә төзелеш мәсьәләләреннән тыш, төзүчеләр һәм банк вәкилләре күчемсез милек базарындагы вәзгыять, ипотека ставкалары һәм торакка бәяләр турында фикер алыштылар. Шулай ук төзүчеләр һәм банк вәкилләре халыкта иң кирәкле кредит программалары турында фикерләште. Моннан тыш, чарада катнашучылар дәүләт ярдәме белән ипотека программаларының срогын озайтуга өмет белдерделәр.

Чара ахырында Илшат Гыймаев барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм Яңа елда уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International